Республикада хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча эшчәнлек дәвам итә

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Республикада хезмәт хакы буенча бурычлар 860, 6 мең сумга кимегән. Нәкъ әлеге сумманы Аксубай предприятиясе үз хезмәткәрләренә түләгән.

Аксубай районында үз эшчәнлеген урман хуҗалыгы юнәлешендә җәелдергән предприятие 44 хезмәткәренә 860,6 мең сум хезмәт хакы буенча бурычын кайтарды. 

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу мәсьәләләрен Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы махсус контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International