Үз-үзеңне  ничек алдатмаска: Өлкәннәрне сак булырга өйрәтәләр!

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Өлкән кешеләр, шулай ук инвалидлар еш кына мошенниклар корбаны  була. Бу очраклы түгел, чөнки, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар еш кына ялгызлык хисе кичерәләр һәм  ят кешеләргә тиз ышанучанга әйләнәләр.

Бүген Югары Ослан комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үзәктә хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга карата  мошенниклык гамәлләрен кисәтү максаты белән профилактика эше – мошенниклык төрләре турында аңлату  әңгәмәсе үткәрде.

Һәр пенсионерга  махсус әзерләнгән  фатирда (йортта) чит кешеләр кергән очракта үз-үзеңне тоту алгоритмы турында  һәм шулай ук полиция, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакыру өчен бердәм телефон күрсәтелгән кисәтү буклеты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International