"Хәтер юллары": "Балкыш"та эзтабарлар отряды кунакта

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалалар һәм яшүсмерләр социаль приютына, шушы көннәрдә "Нефтехимик" эзтабар отряды вәкилләре кунакка килде.

Эзләү отрядының яшьләре балаларга  үзләренең эш-гамәлләре турында, Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганннарны эзләп табу вакыйгалары, хәрби-патриотик эшчәнлекләре турында бәян итте.

Кунаклар балаларга каһарманнарның медальоннары аша исем-фамилияләрен ачыклаулары, хәбәрсез солдатларны шул рәвешчә табуларын сөйләделәр. Приют балалары өчен хзрби трофейлардан күргәзмә дә оештырылган иде. Монда совет, немец каскалары, патроннар мина кыйпылчыклары һ.б.сугышны хәтерләткән экспонатлар белән танышырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International