Бүген Казанның гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә теркәлгән хатын-кызлар өчен "Гаилә киңәше" дигән очрашу оештырылды. Очрашуга "Нечкәбил" республика конкурсында төрле елларда җиңү яулаган хатын-кызлар да килде.
Проектны Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Т.Забегина һәм "Нечкәбил" конкурсының җитәкчесе И.Жуйкова ачып җибәрде. Очрашу программасында төрле мастер-класслар уздырылды. Кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр корылды. Соңыннан фотога төштеләр, чәй табыны янында җанлы музыка тыңладылар. Проект авторлары белдергәнчә, мондый очрашулар, социаль үзәккә теркәлгән хатын-кызлар өчен файдалы, биредә алар бәхетле тормыш төзү һәр кешенең үзеннән генә торганына инаналар.