Яшьләрне вакансияләр ярминкәсендә көтәләр

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

2018 елның 9 августында Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ мәдәният сараенда башлангыч һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар өчен буш эш урыннары ярминкәсе үткәреләчәк.

Чара  10:00 сәгатьтә башлана. Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 18 оешмасыннан кадрлар бүлеге белгечләре катнашачак:

  • ҖЧҖ “Чаллы су каналы”,
  • ҖЧҖ “Волга СГЭМ “Камсспецэнерго”,
  • ҖЧҖ ФҖО “Балта Пресс”,
  • ШЭ Вәлиева Наилә Бариевна,
  • ҖЧҖ “Завод Машдеталь”,
  • ҖЧҖ “Оптовик” һәм башкалар.

Эш бирүчеләр түбәндәге вакантлы эш урыннары тәкъдим итечәкләр: Янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәт иминиятлеге бүлек башлыгы,  хезмәтне һәм эш хакын оештыру бүлеге башлыгы, инженер-энергетик,  инженер-химик, бюджеттан тыш фондлар  белән эшләүче, камыр эшләнмәләре остасы,  пешекче, гидроагрегатлар монтажлаучы, савытлар һәм җиһазлар юучы, токарь универсал, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, слесарь-ремонтчы, программа белән идарә ителүче станоклар һәм манипуляторларны көйләүче, программа белән идарә  ителүче станок операторы, кассир-официант.

Ярминкәгә килүчеләр кадрлар белән эшләүче белгечләр белән әңгәмә вакытында вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат алачаклар (эшнең характеры, графигы, кваликацион таләпләр, эшкә түләү системасы һәм башкалар).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International