Cоциаль учреждениеләр Спас ярминкәсендә катнашты

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Узган атнада Алабугада узган Спас ярминкәсендә Татарстанның социаль үзәкләреннән дә вәкилләр катнашты. 

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор   Зәмфирә Суфьянова Алабуга шәһәренең Шишкин буалары районында үткәрелгән Спас ярминкәсендә булып кайты.

Чараның максаты: халык сәнгать һөнәрләренен, декоратив – гамәли сәнгать осталарынын, һөнәрчелек традицияләрен дәвам иттерүче осталарның талантлы белгечләрен ачыклау һәм җәлеп итү һәм аларнын алдагы ижади эшләренә стимул тудыру иде.

Хезмәт буенча инструктор   Зәмфирә Суфьянова Спас ярминкәсендә катнашучылар һәм аларнын кунаклары өчен бисердан үреп ясау техникасы, шулай ук сәйләннән беләзек ясау техникасы буенча мастер – класс үткәрде. Ярминкә барышында ул үзе өчен бик күп яналыклар ачыклады, яна технологияләр белән танышты. Киләчәктә үзенең эшендә куллану максаты белән бик тә кызыксынып Стриш–арт буенча мастер класста катнашты. Спас ярминкәсе белгеч кунеленедә якты хәтирәләр, матур тәэсирләр калдырды, аның белемен, осталыгын арттырды. 

3 августта  Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгеннән Спас ярминкәсендә катнашучылар булды.

Оешма хезмәткәрләре,  социаль хезмәтләр кабул итүчеләр белән берлектә,"Һөнәрчеләр шәһәре" исемле күргәзмәдә  кулдан эшләнгән курчаклар тәгъдим иттеләр. Килгән кунаклар арасында аеруча хатын-кыз бәхетен саклаучы курчаклар зур кызыксыну уятты. Ырымнарга ышансак, элеге курчак хуҗасына бәхет китерә, гаиләне һәм йортны төрле күңелсезлекләрдән, кайгы-хәсрәтләрдән саклый, бәрәкәтлек китерә.

Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге Россиякүләм күләм проектта халык һөнәрчелеген пропагандалау максатыннан үзәк педагоглары ярминкәнең "Шәһәр осталары" күргәзмәсендә үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International