Тәтеш интернат-йортында яңа гаилә барлыкка килде

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

3 августта Тәтеш  картлар һәм инвалидлар йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучы  Юрий Воронков һәм Елена Ореховаларның никахларын  теркәделәр.

Аларны  никах көне  белән Тәтеш муниципаль районының  ГХАТИ бүлеге башлыгы Лариса Дианова, бу йортның  директоры Людмила Самаркина котлады. Юрий һәм Еленаның   тормыш  юллары бәхетле һәм истәлекле  булуны теләп, бик күп изге теләкләр юлладылар, аларга тигез гаилә тормышы, мәхәббәт һәм  бәхет теләделәр.

Шулай ук алар һәм  кунаклар хөрмәтенә бай  бәйрәм  өстәле оештырылды. Шундый тантаналы һәм истәлекле шартларда  әлеге – онытылмас мәҗлес үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International