«Веста» үзәгендә - «Минем холкым» дәресе

2018 елның 3 августы, җомга

«Ариадна җебе» программасы эше уңаеннан «Веста» үзәге белгече Рита Зәйнуллина 5 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 8-9 яшьлек балалар өчен «Минем холкым» дип аталган дәрес уздырды.

Әлеге чараның максаты: шәхестә булган сыйфатларның төрлелеге турында күзаллауны формалаштыру, үзеңдә булган көчле һәм йомшак якларыңны ачыклауга ярдәм итү.

Дәрес уен-активатор белән башланды,  аның барышында балалар төркемдә кемнең төрле эшләр белән идарә итүен белделәр, мәсәлән: «Кем яхшы укый белә, чиста яза, кычкырып җырлый, тиз йөгерә, матур итеп бии» һ.б. Кем бу сүзтезмә белән килешә, торып баса һәм «Бу-мин!» дип әйтергә тиеш булды.

Аннары белгеч балалар белән кешеләрдә булган төрле холык үзенчәлекләре турында әңгәмә үткәрде. Мәсәлән, яхшылык эшләргә омтылган кешене мәрхәмәтле дип атыйлар, куркусыз кешене - кыю, һәрчак дөреслекне алып баручыны - гадел, омтылышлы, эшен азагына кадәр үтәүчене - үз максатларына ирешүче, яңалыкларны белүчеләрне – кызыксынучанлык дип атыйлар. Кешенең холкын аның кылган гамәлләре аша белеп була. Балалар әңгәмәгә актив кушылдылар, кешенең холкын чагылдыручы гамәлләр турында фикер алыштылар.

«Минем сыйфатларым» күнегүендә балалар «караңгы» яисә «якты» сыйфатлар күбрәк икәнен белделәр. Белгеч төрле-төрле сыйфатлар әйтеп барды, ә балалар үзләрендә булган сыйфатны язып бардылар һәм азакта нинди сыйфат күбрәк булуын ачыкладылар.

Очрашуны «Бүләккә-бер сыйфат» дигән уен белән төгәлләделәр, монда катнашучылар «Миндә кыюлык бар, мин аны сиңа бүләк итәм» дигән сүзләр белән бер-берсенә туп бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International