Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында библиотерапия

2018 елның 3 августы, җомга

Библиотерапия социаль хезмәт алучыларны тернәкләндерүдә киң кулланыла, чөнки китап — бөек укытучы, остаз һәм табиб.

Югары Ослан муниципаль районының дәүләт автоном учреждениесе өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Библиотерапия” проекты уңаеннан чираттагы дәрес узды.

Әлеге дәресләргә шигърият һәм әдәбият яратучылар  атна саен йөри.  Шигърият һәм әдәбият аша интернат-йорт халкы автор яки лирик герой белән бергә төрле хисләр кичерә. Бу дәресләрдә төрле гасыр шагыйрьләренең һәм авторларның әсәрләре  укыла. Тикшерелә һәм анализлана, төрле проблемалар буенча фикер алышына,  хәзерге заман әсәрләре белән чагыштыру үткәрелә.  Дәрес Л.Толстой иҗатына багышланды. Чарада катнашучылар бөек рус язучысының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Лев Толстойның  уку, батырлык  һәм дуслык турында мәкальләре һәм әйтемнәре буенча фикер алышу кызыклы үтте.

Интернат-йорттагылар Лев Николаевич Толстойның әсәрләрен бик теләп укыды  һәм  тәэсирләре  белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International