Бүген - Һава десанты гаскəрлəре көне

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Һəр елны 2 нче августта илебездə данлыклы бəйрəм - Һава десанты гаскəрлəре көне уздырыла. "Канатлы пехота", "зəңгəр беретлар" - десантчыларны нинди генə эпитетлар белəн атамасыннар, əмма "Бездəн башка беркем дə түгел!" принцибы буенча яшəүчелəргə  һəрвакыт гайрəтлелек, каһарманлык һəм ышанычлылык хас булды.

Менə бүген дə сəгать 10.00 да Спас интернат-йортында яшəүче ВДВ ветераннары Евсеев Владимир, Волков Николай яшь буын десантчылары тарафыннан Һава десантлары көненə багышланган тантанага - сугыш хəрəкəтлəрендə катнашучыларны (әфганчы, чеченчы, десантчылар) котлау өчен Мемориал янына чакырылдылар.

Отставкадагы полиция майоры Р.Залялетдинов запастагы чик сакчысы, ветеран чик сакчыларының райондагы ижтимагый оешмасы рəисе Р.Зиатдинов тарафыннан аларга рəхмəт сүзлəре яңгырады. 

Яшь буынның ветераннарны онытмавын күрү интернат-йортта яшəүчелəр өчен бик күңелле һəм  дулкынландыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International