"Изгелек"тә бию түгәрәге

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

 Чаллының“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә икенче ел социаль хезмәт алучылар өчен бию түгәрәге эшләп килә. Бүген социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова hәм волонтер Шаехтимир Насриев  бию тугәрәге буенча дәрес үткәрде.

Чараның максаты: бию аша социаль хезмәт алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү hәм үз үзләрен кулай формага китерергә өйрәнү иде.

Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар арасында фигуралы вальс бик популяр булып кала, бәлки шуңа да, биергә өйрәнергә теләүчеләр күп.

Чараны оештыручылар бүгенге шөгыль  барышында буыннарны яздыру  күнегүләреннән соң,  вальс борылышларын, фигура элементларын өйрәттеләр һәм хәрәкәтләрне парлар белән дөрес итеп биюне күрсәттеләр. Катнашучылар, берничә шөгыль өчендә вальс хәрәкәтләрен яхшы башкарырга өйрәнүләренә үзләре дә бик гаҗәпләнде. Алар үзләренең түгәрәк барышында булган рәхәт кичерешләре белән уртаклаштылар һәм ниһаять, дөрес итеп вальс биергә өйрәнү хыяллары тормышка ашуын сөйләделәр. Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International