“Астра” үзәгендә “Шәһәр – югары дәрәҗәдә куркыныч тудыручы мохит” дигән чара үтте

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шәһәр – югары дәрәҗәдә куркыныч тудыручы мохит” дип исемләнгән чара оештырылды.

Хәзерге көндә зур шәһәрләр проблемасы кешелек җәмгыятен борчый. Тормыш шартларының җайлылыгы артса да, башка проблемалар да артып тора. Көндезге бүлекнең тәрбиячеләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен алда санап үтелгән проблема һәм аларны чишү юлларын күрсәткән кызыклы чара әзерләде.

Иң башта алар шәһәр тормышы турында фильм карады, аннары зур кызыксыну белән балалар һәм әти-әниләр үз фикерләре белән бүлеште. Уен формасындагы тормышчан ситуацияләрне бергәләп чиштеләр, үз фикерләрен дәлилләделәр. Программа ахырында үзеңне һәм якыннарын саклап калу юллары, куркыныч ситуацияләрне булдырмый калу чаралары турында гомумиләштереп нәтиҗә ясадылар.

Мавыктыргыч һәм танып-белү дәрәҗәсе югары булган чара бөтен кешегә дә ошады. Чарада 23 мөмкинлекләре чикләнгән бала һәм 10 әти-әни катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International