Алабуга картлары елга буенда кәеф күтәрде

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Алабуганың картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен сәламәтләндерү чарасы оештырылды. "Кояш, һава һәм су - безнең иң яхшы дуслар" шигаре асында узган чарада һәркем теләп катнашты.

Җәй үзенең кояшлы, җылы көннәре белән шатландыра. Мондый көннәрдә суга чумасы килә. Нәкъ менә шуның өчен дә елга буена сәяхәт ясалды да.

Биредә интернат-йорт хезмәткәрләре "Елгалар турында кызыклы фактлар" дигән викторина оештырды. Бабайлар һәм әбиләр зарядка ясады, саф һава сулап, күңелләренә сихәт алдылар. "Мондый чаралар аз хәрәкләнүчән өлкәннәр өчен бик кирәк, - ди интерант-йорт хезмәткәре Ирина Алчина. - Табигатькә чыгып өлкәннәр кәефләрен күтәрә, уңай эмоцияләр ала".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International