Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, Чистайның  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 229 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 188 кешегә азрак.

Шулай ук узган атна эчендә эшсез кешеләр саны, Яр Чаллы, Алабуга һәм Яшел Үзән  азайган. 2018 елның 31 июленә моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 872, 312 һәм 401 эшсезләр теркәлгән.

Бу атнада Минзәлә, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшчезләр саны азрак арткан. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар саны 70, 990 һәм 313 кешене тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International