Югары Осланда картлыкка бирешмәскә өйрәтәләр

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Бүген  Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тормышка ашырыла торган “Ничек картлыкка бирешмәскә”программасы уңаеннан  интернат-йортта  социаль хезмәтләр алучыларны актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү максаты белән “Табиблардан  башка сәламәт бул!” спорт-уен чарасы узды.

Шәфкать туташы Лилия Зверева сәламәт яшәү рәвеше турында иң мөһим кагыйдәләр, үз сәламәтлегеңне   кайгырту турында сөйләде. Витаминнарның файдасы һәм аларның кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте турында белемнәрен  ныгытты. Аннары социаль хезмәт алучылар  спорт бәйгеләрендә катнашу өчен ике командага бүленде. Чара  кызыклы, җанлы үтте, барлык  өлкәннәр дә кәеф күтәренкелеге, энергия һәм әлбәттә инде, бик күп файдалы мәгълүмат алды.

Мондый очрашулар сәламәтләндерү генә түгел, ә  коллективта яхшы кәеф һәм уңай психологик климат булдыруга  булыша.  Шулай ук  алар хезмәт алучыларга үзләренең чыдамлылык, тапкырлык, сабырлык, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт, дусларың турында кайгырту кебек иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International