Балалар лагеренда сәламәт яшәү пропагандалана

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

2018 елның 30 июлендә Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары полициянең муниципаль хезмәткәрләре белән берлектә "Романтик" балалар лагерендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  максаты белән квест-уен оештырды.

Уен дүрт станциядә үтте. Балалар һәр станциядә хокукый, психологик, социаль характердагы тематик биремнәрне чиштеләр. Балалар уеннарда актив катнаштылар, сорауларга тулы, матур җавап бирделәр.

Шулай ук Халыкара дуслык көне уңаеннан , психологлар "Иң тугры дустыма" дип исемләнгән акция уздырды. Һәр теләгән бала үз кулы белән открытка ясады һәм теләгән дустына бүләк итте. Әлеге чарада 110 яшүсмер катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International