Әлмәттә "Игелекле Сабан туе" узды

23 июль 2018 ел., дүшәмбе

20 июльдә Волонтерлар елы уңаеннан "Волонтер" үзәге волонтерлары Әлмәт "Опека" социаль ярдәм күрсәтү белгечләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабан туе оештырды.

Мәдәни күңел ачу чарасы Татарстан нефтенең  60 еллыгы паркында узды. Мондый игелекле бәйрәм шәһәрдә һәр ел саен оештырыла. Чарада физик мөмкинлекләре чикле булган өлкәннәр һәм балалар бик теләп катнаша.

Бәйрәмдә яшь катнашучыларга  аттракционнарга билетлар таратылды, бөтен кунаклар әзербайҗан диаспорысы әзерләгән пловтан авыз итте. Өлкәннәр дә, балаларда конкурсларда катнашты. Сабан туе мәйданында  рәсем күргәзмәсе эшләде, анда балалар һәм өлкәннәрнең иҗаты урын алган иде. Барлыгы бәйрәмгә 350 кеше, шуларның 120се балалар килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования