18 июльдә Лениногорск районында социаль яктан имин булмаган гаиләләргә чираттагы рейд ясалды.
Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге, балигъ булмаганнарны яклау эшләре комиссиясе вәкилләре, балигъ булмаганнар эше буенча опека,попечительлек органы инспекторы һәм белгечләре белән берлектә 10 гаиләне тикшерде.
Ата-аналар һәм балалар белән эшкә урнашу мәсьәләләре буенча әңгәмә оештырылды. Үзәк белгечләре гаиләләргә шәһәрдәге хезмәт базары турында, андагы вакатлы урыннар хакында мәгълүмат бирде.