“Астра”  үзәгендә балаларның сулыклардагы иминлеге турында сөйләштеләр

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балаларның сулыклардагы иминлеге турында сөйләшү булып узды. Әлеге чараның максаты балаларның иминлеген тәэмин итү өчен елга-күлләрдә, бассейнда су коенганда, сулыкларда ял иткәндә нинди куркынычлыклар сагалап торуын искәртү.

Зыян күрүчегә кирәк вакытта тиешле ярдәмне күрсәтә белергә өйрәтү. Балаларда үзеңнең һәм башкаларның сәламәтлекләренә сакчыл караш тәрбияләү.

Башта балалар су коенучылар турында картиналар карады, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыттылар. Соңыннан кешеләрнең иминлеге өчен сулыклардагы предметларны (беләккә кия торган, муен аша киелә торган ботралар, суга билгеле бер арарга гына керә торган билгеләр һ.б.) өйрәнделәр. Табышмаклар чиштеләр, җәй һәм җәйге ял төрләре турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр.

Шөгыльнең ахырында сулыкларда үзеңне һәм үзеңнең якыннарыңны сакларга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар. Чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре барлыгы 23 кеше катнашты. Шөгыльне тәрбияче Исхакова Татьяна әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International