Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә. Республиканың Чистай районында, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә җәелдергән предприятие эшчеләренә әҗәтен түләде.
Үткәрелгән чаралар барышында Чистай районының “Юкәтау” ҖЧҖ предприятиесе 262 хезмәткәренә 4162,0 мең сумлык хезмәт хакы буенча бурычын кайтарды..