Чистайның "Балкыш" үзәге белгече аерым кешегә профилактик дәрес уздырды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

17 июльдә Чистай муниципаль районында  «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгече Э.Кыямова  социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләгә патронаж вакытында  “Син минем дус, мин синең дус” исемле шәхси профилактик дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты: социаль хезмәт алучы хатын- кызга кешеләр белән аралашуда үзенең көчле һәм йомшак якларын күрергә, башкалар белән уртак тел табарга һәм  аралашудагы аңлашылмаучанлыкларны уңай якка хәл итә белергә өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International