Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кабат үзгәрде

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, Яр Чаллы шәһәрендә  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 893 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 14 кешегә азрак.

Шулай ук узган атна эчендә эшсез кешеләр саны, Яшел Үзән, Менделеевскта һәм Кама Аланында  азайган. 2018 елның 17 июленә моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 392, 63 һәм 306 эшсезләр теркәлгән.

Шуның белән беррәтән, Алабуга,  Түбән Кама эшсезләр саны азрак арткан. Анда 314 һәм 958.

Чистайда 422 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International