Чаллыда узган вакансияләр ярминкәсендә 200дән артык эш урыннары тәкъдим ителде

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының мәшгульлек үзәге белгечләре, бүген "Камаз" мәдәният йортында узган вакансияләр ярминкәсе буенча нәтиҗәләр ясады.

Чарада 22 предприятие һәм оешманың кадрлар бүлеге вәкилләре катнашкан. Алар арасында "Силикатнеруд" ҖЧҖ, "Техно-Трейд" ҖЧҖ һ.б. бар. Эш бирүчеләр 226 вакансия буенча хезмәт урыннары тәкъдим иткән. Һөнәрләр арасында  слесарь-ремонтлаучы, офиста сатучы, йөк төяүче, кухня хезмәткәре, җыештыручы, автомобиль йөртүче, фрезеровщик, слесарь-җыючы, термист, кондуктор, трамвая һәм троллейбус йөртүче һ.б санап узарга мөмкин.

Моннан тыш мәшгульлек үзәге белгечләре үз вакансияләр банкын да тәкъдим итте. Анда барлыгы 6000 артык урын исәпләнгән. Ярминкәгә барлыгы 162 кеше килде, шуларның 22 сенә вакантлы урыннарга юллама тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International