2017 елның август аенда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Алабуга УкупрПласт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә инвалидлар өчен өй шартларында хезмәт урыннары булдыру буенча пилот проекты эшләтеп җибәрелде.
Әлеге гамәлдәге килешү уңаеннан Әлмәт муниципаль районы территориясендә яшәүче 29 инвалид хезмәткә җайлашу узды. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның өй шартларында башкарган хезмәтенә ихтияҗ булуны исәпкә алып, киләсе 2018-2019 нчы еллар өчен килешү төзү турында сөйләшүләр алып барыла.