“Астра”  үзәгендә “Әйдә дустым, утыр түгәрәккә” танышу уены үтте

11 июль 2018 ел., чәршәмбе

Балалар яшьтәшләреннән башка яши алмыйлар, әмма аларның бер-берсе белән аралашу өчен өлкәннәрнең ярдәменнән башка тиешле нәтиҗә бирми.

Балаларны үзләренең эмоцияләрен, теләкләрен, бер-берсенә игътибарлы, ярдәмчел булырга, низаг вәзгыятьтән лаеклы рәвештә чыгу юлларын табарга, яхшы белән начарны аера белергә өйрәтергә кирәк.

Шул максаттан чыгып  алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Әйдә дустым, утыр түгәрәккә” дигән танышу уены үткәрделәр. Чара барышында түбәндәге уеннар үткәрелде: “Исемеңне ата”, “Назлы исем”, “Куллар танышалар, куллар ызгышалар, куллар дуслашалар”. Шушы уеннар нәтиҗәсендә балалар бер-берсенә ихтибарлы булырга, бер-берсен тыңларга өйрәнделәр. Бу чарада 18 мөмкинлекләре чикләнгән бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования