Татарстан «Татгазинвест» инвестиция-холдинг компаниясе хезмәт хакы буенча бурычы түләнгән

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Үткәрелгән чаралар барышында Биектау районында «Татгазинвест»  инвестиция-холдинг компаниясе хезмәт хакы буенча 75 хезмәткәренә  1795,0 мең сумлык  бурычын кайтарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International