"Изгелек" үзәге музыкаль кунаклар кабул итте

11 июль 2018 ел., чәршәмбе

Бүген Чаллының "Изгелек" инвалидлар тернәкләндерү үзәгендә ветераннарның "Гармония" хореография коллективы  концерт программасы тәкъдим итте.

Үзәк белгечләре хәбәр иткәнчә, чараның максаты: мәдәнияткә, сәнгатькә омтылу, ял үткәрү тәҗрибәсе белән таныштыру һәм актив тормыш позициясенә юнәлеш бирү. Социаль хезмәт алучыларны, концертны алып баручы Любовь Гостева үзенең дәрт бирә торган шигырләре белән сәламләде. Концерт барышында ул чыгыш ясаучылар белән таныштырырга да, хореография коллективының яшьлек һәм активлык сере белән дә  уртаклашырга өлгерде.

Михаил Авдеев һәм Людмила Санникованың, Виктор Анискин һәм Евгения Крылованың матур һәм нәфис бию чыгышлары тамашачыларга бик ошады. Гармунчы Александр Свищев  уйнавында дәртле, кызыклы, юмористик җырлар яңгырады. Чара күтәренке күңелле тамашачылар белән берлектә дәвам итте.

Концерт һәм анда күмәк башкарылган  такмаклар, җырлар, биюләр социаль хезмәт алучыларда онытылмас кичерешләр калдырды. Чарада 37 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования