Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 10 июленә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 669 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 6 кешегә артыграк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 44 906 гә җитә, соңгы атнада гына да оешмалар 5 536 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,24 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 586 кеше эшсез дип танылган, шуларның 509 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 53 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.