Балтач гаиләсе «Чын кунелдән» хәйрия чарасы оештырды

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

14 ел рәттән матур традиция буенча Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе 2018 елның 14 июнендә «Чын кунелдән» дип аталган хәйрия чарасы уздыра. Бәйрәмгә 166 инвалид бала чакырулы иде.

Бәйрәм Закировлар  пекарнясында әзерләнгән чәй табыны янында башланып китте. Барлык балалар әти-әниләре белән бергә ДЦ «Волонтер» активистлары булышлыгында ”Теләкләр агачы”н тулыландырдылар. Кукмара шәһәреннән килгән махсус аниматорлар балалар белән кызыклы уеннар үткәрде, сабын куыгы шоуы барлык кунакларга да бик ошады.

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Гайнетдинов Закировлар гаиләсенә мөмкинлекләре чикле балаларга биргән игьтибарлары өчен рәхмәтен белдерде, рәхмәт хатлары тапшырды.

Балаларның көтеп алынган вакыйгасы иганәчеләрнең лотереясы булгандыр. Быел да барлыгы 30 балага бәхет елмайды. Бер телевизор, өч планшет, йомшак уенчыклар, кул сәгатьләре лотереяда тапшырылды.

 Сәнгать мәктәбенең яшь артистлары куйган концерт кунакларга хуш килде.  Барлык инвалид балалар, концертта катнашучы балалар тәмле ашамлыклар тутырган пакетлар белән кайтып киттеләр. Чарада катнаша алмаган балаларның бүләкләре өйләренә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International