2018нче елның 20 июнендә Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ярминкә вакансиясе үткәрелде. Әлеге ярминкәдә «Данафлекс-Нано» ҖЧҖ, «Коттон Вэй Медсервис» ҖЧҖ, «Метроэлектротранс» №1 троллейбус депосы һ.б. биш оешмадан кадрлар хезмәткәрләре катнашты. Алар 556 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең стендларында Казан шәһәренең 1300 төрле милек формасандагы вакансияләр куелды. Эш эзләүчеләрнең Казан шәһәре һәм Мәскәү районы оешмалары, предприятияләренең мәгълүмати-вакансияләре турында танышу мөмкинлеге булды. Шулай ук «Синең эш. Казан», «1000 вакансияләр» и «Эш сезнең өчен» кебек вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат күрсәтелде. Эш бирүчеләргә һәм эш эзләүчеләргә ярдәмгә буклетлар, брошюрлар, искәрмәләр кебек мәгълүмати материаллар тәкъдим ителде.
Эшкә урнашуга мохтаҗ булган 53 граждан ярминкә вакансиясендә катнашты. Эш бирүчеләр белән сөйләшү нәтиҗәсендә 10 гражданга вакантлы эш урыннарына юллама бирелде.