Жәйге уеннар – сәламәтлек  чарасы

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә    физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһангирова наркотикларсыз тормыш уңаеннан "Жәйге уеннар" дигән спорт- сәламәтлек чарасы үткәрде.

Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру  һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту, ди проект авторлары.

Ярышларда ике команда катнашты: 1нче команда «Кояшкай», 2нче команда «Сәламәтлек». Уенчылар бер-берсен сәламләп,  төрле эстафеталар, уеннар  аша үзара көч сынашты. Чарада «Күңелле утыру», «Тупны төшермәү», «Тупны аяк астыннан бирү», «Тупны бир», «Кыршау аша йөгерү», «Тупны капкага таяк белән кертү» ярышлары үтте. Алып баручы уеннарны сулышны һәм тәнне тынычландыру  күнегүләре белән тәмамлады.    Җәйге уеннарда катнашучылар физик күнегүләрдән, бер-берсенә булышудан канәгать булып, шундый чараларда тагын  катнашырга теләкләрен белдерделәр. Проектта җәмгысе 22 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International