Балалар һөнәрләрне кәгазьгә төшерә

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге белгечләре мәктәп яны лагерьларында  «Һөнәрләр фестивале» рәсемнәр конкурсы оештырды. 

Чара эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм балаларда профессияләр хакында мәгълүматларын арттыру максатыннан узды.

Конкурста 7-11 яшьлек  30дан артык бала катнашты. Чараны оештыручылар балаларга төрле һөнәр ияләрен ясарга тәкъдим итте. Проект нәтиҗәләре буенча бөтен катнашучылар призлар һәм бүләкләр алды. 

Мондый проектлар балаларга киләчәктә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итә, ди мәшгульлек үзәге белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International