Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Л.Галимҗанова “Исәнме, кызыл җәй!” дигән тема астында спорт бәйрәме үткәрде.
Максаты:баларның актив ялын оештыру. Әлеге бәйрәмгә алар уйнарга Һәм күңел ачарга җыелганнар иде, чөнки хәзер җәй, күңелле, бәхетле чак. Җәй айларында без ял итәргә, көч тупларга тиешбез. Шулай ук төрле спорт уеннары да оештырылды. Әлеге уеннарда шулай ук игътибарлылык һәм кызыксынучанлык тәрбияләнде. Барысына да кызык һәм күңелле булды.