Республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,55 % күрсәткечен тәшкил итә

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 19 июненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 11 193 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 111 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,55 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 45 414 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4 246 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,24 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 502 кеше эшсез дип танылган, шуларның 463 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 56 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International