«Тылсымлы тасма»  гимнастика дәресе

2018 елның 9 июне, шимбә

Питрәчнең «Шатлык» приютында гадәти булмаган «Тылсымлы тасма» дигән бик кирәкле нәфис гимнастикада аергыч-төсле тасма белән кулланып физкультура дәресе үтте.

Дәреснең максаты: төсле тасмалар кулланнып төрле вариантларда күнегүләр башкару. Разминкадан соң балаларны һәрьяктан үстерү максатында, физкультура комплекс күнегүләре гимнастика элементлары белән  бәйләп «Вальс» музыкасы астында алып барылды. Аннан соң балалар «Салават күпере», «Инеш аша сикерү», «Тасмаларны йомгакка җыю» кебек күңелле хәрәкәтле уеннар уйнады. Спортта стандарт булмаган җиһазлар куллану дәресне мавыктыргыч күңелле итеп уздыру балаларда дәрескә карата зур кызыксыну уята,  дәреснең нәтиҗәлелеген бик нык  күтәрә . «Тылсымлы тасма» куллану укучыларга һәм өлкәннәргә уңай эмоциональ кичерешләр бирә, аларны савыктыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International