"Игелекле дулкын" фестивале

2018 елның 9 июне, шимбә

«Асылташ» социаль йорты тәрбияләнүчеләре Д. Максим, К. Даниил һәм М. Рим бөтен Россия күләмендә үткәрелә торган  “Игелекле дулкын”  мәдәни-хәйрия фестивалендә катнашты.

Фестивалне Казан шәһәре Мэриясе һәм Игорь Крутой исемендәге популяр музыка академиясе оештырды.

Фестиваль, Татарстан хөкүмәте һәм “Игелекле Казан” хәйрия үсешенә ярдәм итү фонды ярдәмендә оештырылды. Проект мөмкинлекләре, сәламәтлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә булган сәләтле балаларның дуслык җепләрен ныгытуга, иҗади үсешләрен арттыруга һәм мәдәни хәйриячелекне үстерүгә юнәлтелә.

Фестивальда катнашу, «Асылташ» социаль йорты тәрбияләнүчеләренә үз хыялларын тормышка ашырырга, зур сәхнәгә чыгу, данлыклы артислар белән очрашу мөмкинлеге бирде. Компитентлы жюри хөкеменә, малайлар “Нәфис сүз” һәм “Хореография” номинацияләрендә үз чыгышларын тәкдим итте.

 “Ял итүдән әби кайтты” чыгышы, лаеклы жюри әгъзалары һәм тамашачылар арасында фурор чыгарды. Тәрбияләнүчеләр  кыйммәтле бүләкләр һәм исемле диплонарга лаек булды. Егетләр бөтен Россия күләмендә тәҗрибә туплады. Аларга алдагы тормышларында һичшиксез кирәк булачак дип ышанабыз. Без балаларыбызны булачак яшь артистлар булып үсүләренә ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International