Буаның «Гармония» гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге "Наркотикларсыз тормыш" дигән акция оештырды.
Наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган чара шәһәрнең Яшьләр паркында узды. Акция барышында медицина училищесы һәм ветеринар техникумы студентларыннан төзелгән волонтерлар төркеме катнашты.
Яшүсмерләр белән белгечләр әңгәмәләр оештырды, наркомания афәте турында тулы мәгълүмат бирелде. Яшьләр "Наркотикларга каршы" диспутында катнашты. Соңыннан паркта ял итүчеләргә буклетлар таратылды.