«Ышаныч» үзәгендә ял көне клубы очрашуы узды

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Чаллының «Ышаныч» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял көне клубының чираттагы очрашуы узды. Очрашуда балаларның табигатьтә йөргәндә үз-үзләрен тотышы турында сөйләштеләр.

Җәйге чорда балалаларның куркынычсыз ялын оештыру мәсьәләсе мөһим. Очрашуны оештыручылар әкият форматында, кызыклы итеп балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында бәян итте.

Урманда «яшәүче җан ияләре» белән төрле уеннар узды. Балалар күп төрле сорауларга, табышмакларга җавап бирде. Агулы үсемлекләр, гөмбәләрне танырга өйрәнде. Соңыннан мәгълъмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International