"Маяк"та куркынычсызлык дәресе

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

7 июнь көнне Тукай районының «Маяк» билгеле бер тору урыны булмаган кешеләр өчен “Куркынычсызлык дәресе” оештырылды.

Очрашу куркынычсызлык теоретик нигезләре белән таныштырудан башланып китте. Светлана Александрова чарада катнашучыларга янгын куркынычсызлыгы турында бәян итте. Шулай ук ашыгыч хезмәтләр телефон номерлары белән таныштырды.

Дәрестә видеороликлар күрсәтелде, фикер алышу барышында һәркем үз фикерен җиткерде. Дәрестә алган мәгълүматларны тормышта куллану зарурияты турында да сөйләштеләр.Мондый чаралар һәркемгә дә файдалы, ди белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International