Тәтештә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбиялиләр

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 6 июнь көнне Россия көнен бәйрәм итү алдыннан Тәтеш шәһәренең 3нче социаль участогында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгеч Н. Мулюкина белән «Без-Россия гражданнары» дип исемләнгән чара үткәрелде. Проектның максаты: яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү һәм Россия Федерациясе дәүләт символларын популярлаштыру.

 Чара бәйрәмнең  килеп чыгу тарихы турында сөйләшүдән  башланып китте. Ни өчен безнең илебез Россия дип атала һәм  дәүләт символлары хакында бәян ителде. Киләсе этап коллектив аппликация ясау булды. Кызыклы һәм күңелле бер-берсенә ярдәмләшеп малайлар һәм кызлар оригами төзи һәм балалар кулы сурәтләнгән кәгазь шаблоннар кисә башлады. Эш нәтиҗәсе – Россия картасы һәм “Дөнья күгәчене” Россиянең триколор төсләре искиткеч булып чыкты. Шул уңайдан  алар Тәтеш шәһәре Балалар китапханәсенә күргәзмә рәсмиләштерү өчен тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International