«Күченү» программасы  буенча эшләргә теләүче эшсезләр игътибарына!

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Казан шәһәренең   МУП «Метроэлектротранс»  предприятиесенә  троллейбус  һәм трамвай йөртүчеләр, кондукторлар, юл монтерлары,  хәрәкәт составы слесарьләре,   ярдәмче эшчеләр һ. б. таләп ителә. Транспорт чыгымнары,  эш урынына  бару- кайту,  торак  яллап торуга компенсция  ясала,  яки тулай торактан  бушлай урын бирелә.

Быелның  июнь  аенда мәшгульлек  үзәгендә  хисапта торучы  бер  кеше    МУП «Метроэлектротранс»  предприятиесенә «Күченү»  программасы буенча    юл монтеры  вакансиясенә эшкә җибәрелде. Шулай ук хәбәр итәбез -  29 июньдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  узачак   вакантлы  эш  урыннары ярминкәсендә  МУП «Метроэлектротранс»  предприятиясе дә катнашачак. Ярминкә иртәнге сәгать  тугызда башлана.

Тулырак мәгълүмат  өчен Әлмәт шәһәренең мәшгульлек  үзәгенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең  адрес : Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 «А» йорты(121 нче бүлмә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International