Зәйдә һөнәри ориентлашу  юнәлешендә чаралар узды

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

 “PROFF-навигатор”  һөнәри ориентлашу проекты уңаеннан Зәй мәшгульлек үзәге профконсультанты Дарья Филиповская  тарафыннан 3нче мәктәпнең мәктәп яны лагерена йөрүче  3-4нче сыйныф укучылары өчен һөнәри ориентлашу буенча чара уздырылды.

6 июньдә “Һөнәрләр дөньясына сәяхәт” дип аталган очрашу оештырылды.  Очрашу барышында укучылар уеннарда катнашып, һөнәрләр турында “Ветеринар”, “Тренер”, “Логист” һәм мәшгульлек хезмәте турында мультсериаллар карады. Шулай ук балалар үскәч кем булырга теләүләре турында сөйләде.

13 июньдә янгын хезмәте бүлегенә экскурсия оештырылды, биредә укучылар янгын сүндерүче һөнәре белән якыннан танышты. Аларга янгын сүндерү чаралары, янгынны сүндерү күнекмәләре күрсәтелде.

Һөнәри ориентлашу буенча киләсе чара 18 июньдә үтәчәк, аның уңаеннан “Киләчәк һөнәрләре” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International