Баулы картлар һәм инвалидлар йортында «кинезотерапия» технологиясе кулланыла

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Баулының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында инсульст кичергәннәр өчен һәр көн тернәкләндерү чаралары оештырыла.

Бу чаралар терәк-хәрәкәт аппаратында проблемаларны хәл итү, организм эшчәнлеген торгызу максатыннан уза. Инсульт кичергән кеше төрлелән-төрле проблемалар белән очраша. Шуларның берсе гадәти тормыш агымына кайту. Организмда зур үзгәрешләр кичерелә, яшәү авырлаша. Гади генә гамәлләрне дә башкары чыгу газапка әверелә.

Интернат-йорт белгечләре авыруның психологик халәтенә дә игътибар итә, курку, депрессия халәтеннән чыгарга да ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International