15 июнь - Ураза бәйрәме - ял көне исәпләнә

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Биш көнлек хезмәт атнасында  15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә.  

Татарстан Республикасы хезмәт,эш белән тәэминитү hәм социаль яклауминистрлыгы , ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә.

Россия Хезмәт кодексы, «Татарстанның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» закон һәм 2018 елның производство календаре нигезедә Ураза һәм Корбан гаетләре Татарстанда бәйрәм көннәре булып исәпләнә.

2018 елда Татарстан Президентының «2018 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләү турындагы» карары нигезендә Ураза бәйрәменең беренче көне 15 июньгә тәгаенләнә.

РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә.

2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында  15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 14 июньдә эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International