Аксубайда Александр Заварихинны искә алдылар

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Аксубайның «Мечта» балалар приюты үзәк китапханәдә булдылар. Алар анда журналист, шагыйрь һәм рәссам А.В. Заварихинның «Здесь мне жить» китабының презентациясендә катнаштылар.

Александр Васильевич моннан бер ел элек арабыздан китте. Әмма аның иҗаты һаман безнең күңелләрдә яши, ди тәрбиячеләр. Александр Завапихин иҗат яратучы, гади, кызыклы шәхес иде. Моннан бер ел элек кенә приют балалары аның янында булган. Шагыйрьгә ярдәм күрсәткәннәр. Ә Александр Васильевич аларга шигырьләрен укыган, үзе иҗат иткән картиналары белән таныштырган иде, дип искә ала тәрбиячеләр.

Презентациядә район җитәкчеләре дә катнашты. Алар иҗатчының исемен мәңгеләштерү максатыннан, Александр Васильевич исеме белән бистәдәге бер урам исемен атарга тәкъдим иттеләр. Шулай ук чарада Чистайдан да кунаклар килгән иде. Димәк, А.В. Заварихина иҗаты республика халкына да яхшы таныш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International