Әгерҗенең «Ласка» приютында хыяллар чынга аша

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Һәр җәй саен Әгерҗенең  «Ласка» приют территориясендә бик күп яңа һәм кызыклы чаралар уза. Приютта тәрбияләнүчеләрне хезмәт буенча инструктор Егоров Александр Юрьевич шатландырырга һәм күңелләрен күрергә тырыша.

Инструктор тормышта әкияти хыялларын чынга ашырып яши. Быелгы җәй дә искәрмә булып тормый һәм чираттагы хыял менә чынбарлыкка әйләнде. Бу юлы да приют карамагындагы балаларга гади күзәтүчеләр генә түгел, ә тәкъдим ителгән әйберләрне бергә, актив катнашып ясарга туры килде. Күрәсең, бу эш чираттагы шедевр, ул приют территориясен бизәячәк һәм барлык күзләрне сөендерәчәк. Ә без яшь мастерларга сабырлык һәм уңышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International