Узган атнада оешмалар 4623 эш урыны ачык дип белдергән

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 12 июненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 11 304 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 30 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,55 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 45 357 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4 623 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,25 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 522 кеше эшсез дип танылган, шуларның 503 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 37 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International