Зәй укучылары эшкә кереште

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Беренче июньнән Зәйдән 65 укучы җәйге каникуллар вакытында эшли башлады. Яшүсмерләр Зәй ГРЭСына һәм яшьләр эшләре идарәсенә эшкә урнаштырылды.

ГРЭСка эшкә урнаштырылган укучыларның бурычы чүп җыю, чәчәкләр утырту һәм аларга су сибү, яшь агачларны тәрбияләүдән гыйбарәт. Ә яшьләр идарәсендә хезмәт куючыларга яшелләндерү эшләрендә катнашудан тыш, яшәү урыны буенча клубларда, йортлар ишегаллары спорт мәйданчыкларында кече яшьтәге мәктәп укучыларының ялын оештыруны да ышанып тапшырдылар.

Җәйге чорда Зәй мәшгульлек үзәге аша  250гә якын яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Шунысын да әйтергә кирәк, беренче чиратта эш урыннары белән  күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә, опекада тәрбияләнүче балалар, шулай ук мәктәп һәм полицияда исәптә торучы яшүсмерләр тәэмин ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International