Бүген 1 июнь көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Ярминкәдә шәһәребезнең җиде оешма һәм предприятиесенең кадрлар бүлекләреннән вәкилләр катнашты:
1. Шәхси эшмәкәр Вәлиуллин Азат Әсгать улы;
2. ПАО "Таттелеком";
3. Шәхси эшмәкәр"Сабиров Руслан Ринатович" ("Пицца House" кафесы);
4. ҖЧҖ "СНЕЖИНКИ";
5. ҖЧҖ "Баулюкс";
6. ҖЧҖ "Идел буе-ПОЛИФАСАД";
7. ҖЧҖ "Гомуми туклану челтәре"(МакДональдс).
Ярминкәгә килүчеләргә 55 һөнәр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: ярдәмче, официант, кухня эшчесе, килешүләр төзү буенча агент һәм башкалар.
Әлеге чарага 254 кеше килде, шуларның 83е һөнәри юнәлеш бирү буенча психолог-профконсультантта тест үтте. 25 кешегә эшкә урнашу өчен юллама бирелде.