Менделеевскның «Берег Надежды»үзәгендә бәйрәм

2018 елның 1 июне, җомга

Балаларны халыкара яклау көнендә Менделеевскның «Берег Надежды» комплекслы социаль үзәгендә бәйрәм тантанасы оештырылды.

«Светофорның каникулы юк!»  - балалар өчен үткәрелгән бәйрәмнең исеме. Бәйрәм уңаеннан үзәк җитәкчеләре нарасыйларны ихлас котлады. Чараның мөһимлегенә басым ясады, җәйге чорда күңелле яллар теләде.

Бәйрәм кунаклары арасында ЮХИДИдан да һ.б. оешмалардан да килүчеләр бар иде. Алар балаларга бүләкләр әзерләгән. Уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барган чара азагында татлы сюрпризлар да таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International